ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирскида татар балалары өчен җәйге лагерь эшләячәк

16 июль 2018, 18:18 , Фото: vk.com/tatarseber

Новосибирскида татар балалары өчен җәйге лагерь эшләячәк Смена мавыктыргыч уеннар, конкурслар һәм башка төрле чараларга бай булачак, дип вәгъдә бирә оештыручылар.
(Казан, 16 июль, "Татар-информ").  12 августтан Новосибирскта яшәүче татар балалары өчен эшли башлаячак "Милләтебез хәзинәләре. Себер сандыгында" профильле җәйге лагерына заявкалар кабул ителә. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татарлары милли-мәдәни үзәге хәбәр итә.
 
Смена Новосибирск өлкәсендәге Алтай таулары итәгендә урнашкан "Зеленый дом" ял базасында эшләячәк. Балаларга биредә чиста һава, яшәү өчен уңай шартлар, тәмле ризыклар белән туклану каралган. 
 
Лагерьда ял итүчеләр өчен тарих, ана теле, вокал, милли биюләр, сәнгать буенча мастер класслар уздырылачак. Смена мавыктыргыч уеннар, конкурслар һәм башка төрле чараларга бай булачак, дип вәгъдә бирә оештыручылар. 
 
Заявкалар 30 июльгә кадәр  кабул ителә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10