ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 216 лифтны төзекләндерүгә 427 млн сум акча тотылачак

16 июль 2018, 13:34 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда 216 лифтны төзекләндерүгә 427 млн сум акча тотылачак Лифт шахталары һәм җиһазларны ремонтлау, яңаларына алыштыру 7 зур шәһәрдә башкарылачак.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды республиканың 7  шәһәрендә лифт шахталары, җиһазларны ремонтлау һәм алыштыруга тендер игълан итте. Бу хактагы мәгълүмат сатып алулар өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасы порталында урнаштырылган.

Тендер шартлары буенча, Казан, Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендәге лифт шахталары һәм җиһазларны ремонтлау, яңаларына алыштыру күздә тотыла. Файдалануга яраксыз 216 лифтны төзекләндерәчәкләр яки яңага алыштырачаклар.

Аукционның башлангыч бәясе 427 миллион сумны тәшкил итә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10