ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Владимир Путин Хорватия җыелмасы ярымсакчысы Лука Модричка «Алтын туп» тапшырды

16 июль 2018, 10:43

Лука Модрич футбол буенча Дөнья чемпионатының иң яхшы уенчысы дип табылды.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Хорватия җыелмасы ярымсакчысы Лука Модрич 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатының иң яхшы уенчысы дип табылды. Аңа «Алтын туп»ны Россия Президенты Владимир Путин тапшырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Футболчы быелгы мундиальдә җиде уенда кырга чыккан. Нигерия һәм Аргентина командалары белән очрашуда ике туп керткән һәм Россия җыелмасына каршы матчта бер нәтиҗәле пас биргән.

  • Моңа кадәр «Алтын туп»ка Аргентина командасы һөҗүмчесе Лионель Месси ия булган иде.
  • Казанда Россия – Хорватия матчы алдыннан Лука Модрич портреты сурәтләнгән графитти ясарга ниятләгәннәр иде. Моңарчы лидерлары графиттида тавирланган барлык җыелма командалар да турнирдан төшеп калды. Әмма россиялеләр хорватларга җиңелде, графиттины исә уен башланганчы ясап өлгертә алмадылар. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10