ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сабада җәйге каникулда барлыгы 717 баланы эшкә урнаштыру бурычы куелган

16 июль 2018, 01:00 , Фото: saby-rt.ru/news/rayon/balalar-esh-beln-chynyga

Сабада җәйге каникулда барлыгы 717 баланы эшкә урнаштыру бурычы куелган Быел иң күп эшләүче укучылар саны буенча Саба гимназиясе лидерлык итә.

(Саба, 16 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Укучыларның җәйге каникуллары дәвам итә. Кемнәрдер мәктәп яны һәм башка төрле лагерьларда сәламәтлекләрен чыныктырса, авылда әби-бабайда ял итүчеләр дә, каникулларын файдалы хезмәт белән үткәрүчеләр дә бар.

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, июнь аенда районның 258 укучысы төрле оешма һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешү нигезендә эшләгән. Ә гомумән алганда, җәйге каникулда барлыгы 717 баланы эшкә урнаштыру бурычы тора. Район мәгариф бүлеге мәгълүматларына карасак, быел иң күп эшләүче укучылар саны буенча Саба гимназиясе лидерлык итә. Районның башка мәктәпләрендә дә укучылар хезмәт урыннары белән тәэмин ителгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10