ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарман районы Ләке авылында башкарма комитет бинасына капиталь ремонт ясалды

16 июль 2018, 05:00 , Фото: sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/lked-bashkarma-komitet-binasyna-kapital-remont-yasaldy

Сарман районы Ләке авылында башкарма комитет бинасына капиталь ремонт ясалды Моның өчен республика казнасыннан 1 миллион 657 мең сум акча бүленеп бирелде.

 (Сарман, 16 июль, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы Ләке авылында башкарма комитет бинасына капиталь ремонт ясалды, дип яза җирле басма 

Быел Ләке авыл җирлегендә шундый күләмле эшләр башкарылды. Моның өчен республика казнасыннан 1 миллион 657 мең сум акча бүленеп бирелде. 

- Шушындый уңайлы шартларда эшләү мөмкинлеге биргән район башлыгы Фәрит Мөнәвировичка, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт, - диде төзекләндерелгән бинаны ачу тантанасында җирлек башлыгы Лилия Шәрипова.

Чыннан да, бинаның бүлмәләре уңайлы, эшләр өчен барлык шартлар да бар. Архив документларын саклар өчен, махсус бүлмә булуына да сөенәләр башкарма комитет хезмәткәрләре.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10