ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алабугада ике кешене елан чаккан

14 июль 2018, 17:59

Еланнар 45 яшьлек ир-атны һәм 19 яшьлек кызны чакканнар, икесенә дә медицина ярдәме күрсәтелгән.

(Алабуга, 14 июль, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Җәй башыннан Алабугада ике кешене елан чаккан. Бу турыда Алабуга Үзәк район хастаханәсендә хәбәр иттеләр.

Июль башында табибларга Танайка авылында яшәүче 45 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Аны болында печән чапканда елан чаккан. Ир-атны хастаханәгә озатканнар, хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

Икенче очракта  Кукмара районыннан Алабугага кунакка килгән 19 яшьлек кызны елан чаккан. Җирле табиблар сүзләренчә, кызга карата елан агуына каршы чара күрелгән. Кыз хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Елан чаккан очракта ашыгыч рәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, үз белдегең белән дәваланырга ярамый, дип искәртә табиблар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10