ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе оешма-предприятие хезмәткәрләре яфраказык хәзерләргә булышалар

14 июль 2018, 06:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе оешма-предприятие хезмәткәрләре яфраказык хәзерләргә булышалар Бу көнне барлыгы алты тонна яфраказык җыйдылар.

(Әгерҗе, 14 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быел Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров әмере белән районның оешма-предприятиеләре терлек азыгы хәзерләү чорында “Ак Барс–Әгерҗе“ агрофирмасы ширкәтенә яфраказык җыярга булышалар, дип яза район газетасы.

– Райондагы барлык оешмаларның 80 проценты әлеге эшкә кушылды инде. Уртак тырышлык белән 40 тонна яфраказык хәзерләнде, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Бу атнада район Советы һәм башкарма комитеты аппаратларыннан, авыл хуҗалыгы идарәсеннән, башка оешмалардан 50гә якын хезмәткәр Яңавыл янындагы урманнан юкә, чикләвек, вак тирәк агачларыннан пиннекләр әзерләделәр.

Бу көнне барлыгы алты тонна яфраказык җыйдылар хезмәткәрләр. Аны Яңавылдагы мегафермага урнаштырдылар.

Гомумән, әлеге кызу чорда авыллардагы бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә “Ак Барс–Әгерҗе“ ширкәтенә ярдәмгә килә.

– Шунысын да искәртергә кирәк: хәзерләү – бер нәрсә, күп көч куеп башкарылган әлеге хезмәтне кыш көне дөрес куллану да мөһим, – ди Дилүс Гатауллин.
Ул шулай ук мәктәп укучыларын кыш көне бозауларга эчертү өчен витаминлы үсемлекләр җыярга да өнди.

– Әрем, мәтрүшкә, үги ана яфрагы, ромашкадан әзерләнгән витаминлы чәйне кыш көне яшь бозауларга эчерсәң файдасы бик зур булачак, – ди җитәкче.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10