ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алабугада «Тайфун» суши-барында янгын чыккан

13 июль 2018, 13:49 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Алабугада «Тайфун» суши-барында янгын чыккан Тынычлык проспектындагы 35/1нче йортта урнашкан суши-барда янгын чыгуы турында ут белән көрәшүчеләргә берьюлы ике кеше хәбәр иткән.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Алабугада «Тайфун» суши-барында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Тынычлык проспектындагы 35/1нче йортта урнашкан суши-барда янгын чыгуы турында ут белән көрәшүчеләргә берьюлы ике кеше хәбәр иткән. Алар диспетчер хезмәтенә бер үк вакытта диярлек шалтыраткан.

Урында 75нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен беркем дә каршы алмаган. Алар икенче каттагы вентиляциядән куе кара төтен чыгуына игътибар иткән. Кафега керә торган ишекләр бикле булган.

Ут белән көрәшүчеләр эчкә үткәч, янгынның аш бүлмәсендә чыгуын ачыклаган. Алар утны ун минут эчендә сүндергән.

Биш квадрат метр мәйданда җиһазлар, дивар һәм түшәм янган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Белгечләр ачыклаганча, янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10