ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самараның 70 кеше теркәлгән Губанкүл авылында сиксән елдан соң Сабан туе оештырылды

13 июль 2018, 16:00 , Фото: samtatnews.ru

Самараның 70 кеше теркәлгән Губанкүл авылында сиксән елдан соң Сабан туе оештырылды Бәйрәм халык ярдәме белән үткәрелгән.
(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Самара өлкәсенең иң кечкенә авылларының берсе - Губанкүлдә Сабан туе узган. Бу хакта "Самар татарлары" сайты хәбәр итә. 
 
  • Губанкүл – Елховка районындагы  татар авылы. Рәсми рәвештә анда җитмешкә якын кеше теркәлгән, ә даими яшәүчеләр саны аннан да ким. 
Автор фото Аняс Мингалеев (23)
 
Биредә Сабан туен узган ел да үткәргән булганнар. Бәйрәмне Березовка авылы клубы мөдире Татьяна Севастьянова оештырган. 
 
"Мәдәният өлкәсендә 35 елга якын хезмәт итәм, төрле профессиональ бәйгеләрдә, проектларда актив катнашам. Шуларның берсендә өлкәбездә яшәүче берәр милләт халкының милли гореф-гадәтләрен күрсәтергә кирәк иде. Өлкәннәр белән сөйләшә торгач, Губанкүлдә соңгы Сабан туеның 1937 елда үткәрелүе ачыкланды. Һәм мин татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәмен торгызырга тәкъдим иттем. Интернет челтәрендә бу фикеремне халык күтәреп алды, ярдәм итүчеләр дә табылды. Шулай итеп, 80 елдан соң биредә кабат Сабан туе үтте. Анда 300ләп кеше катнашкан иде", - ди Татьяна Севастьянова. 
Автор фото Аняс Мингалеев (120)
 
Шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәм быел да бары тик халык ярдәме белән уза. Губанкүллеләр, аларның балалары, оныклары акчалата да ярдәм иттеләр, әзерләнү эшләрендә дә актив катнаштылар, дип белдерде Татьяна Севастьянова. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10