ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районында комбайнын иң яхшы итеп әзерләгән механизаторга премия биреләчәк

13 июль 2018, 05:00

14 июль көнне районда хуҗалыкларның урып-җыюда катнашачак техникасы тикшереләчәк.

(Тукай районы, 13 июль, "Татар-информ",  "Якты юл" ). Тукай районында комбайнын иң яхшы итеп әзерләгән механизаторга премия биреләчәк, дип яза җирле басма.

14 июль көнне районда хуҗалыкларның урып-җыюда катнашачак техникасы тикшереләчәк. Тикшерү «Р-Агро» агрофирмасында башланып, көн дәвамында сигез хуҗалыкта узачак. Комиссия әгъзалары бөртек суктыру комбайннарының әзерлеген, техниканың төзеклеген, Ростехнадзордан рөхсәт кәгазе булу-булмауны, янгын сүндерү җайланмасы, медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечкасы, комбайнчының махсус эш киеме белән тәэмин ителешен һәм башка таләпләрне тикшерәчәк. Иң яхшы әзерлеклеләргә урында ук премия бирү каралган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10