ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районында яңа җитәкчеләр билгеләнде

13 июль 2018, 00:00

(Тукай районы, 13 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде, дип яза җирле басма.

Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Гадел Даутов билгеләнде. Ул Кече Шилнә авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли иде. 1993 елгы, өйләнгән. Фаил Камаев яшь җитәкчегә бу вазифада уңышлар, халык белән бергә һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләвен теләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә җитәкче булып Яр Чаллы кешесе, моңарчы Мамадыш районында баш ветеринар табиб булып эшләгән Ренат Хәсәнов килде. Ренат Фазылович хезмәт юлында шулай ук «Тукай Племрепродуктор» җәмгыятендә участок башлыгы, «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә ветеринария табибы, участок җитәкчесе булып эшләгән. Өйләнгән, өч баласы бар.

Район мәгариф идарәсендә дә җитәкче алышынды. Айгөл Мөхәммәтҗанова белеме буенча татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Актаныш телевидениесендә диктор-корреспондент, Алабуга дәүләт педагогия университетында татар әдәбияты кафедрасы ассистенты, декан урынбасары, кафедра доценты булып эшләгән. Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгы вазифасына килгәнче Казан федераль университетының Алабуга институтында кафедра доценты булып эшләгән.

Россия Пенсия фонды Яр Чаллы шәһәре идарәсенең Тукай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе булып Руслан Шәңгәрәев эшли башлады. Ул 2012 елдан бирле шушы идарәдә төрле урыннарда хезмәт иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10