ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Чатыр тау түбәсендә син үзеңнең Раббыга якынайганыңны тоясың - М.Галиев

13 июль 2018, 14:36 , Фото: Марсель Галиев/ архив/, Сания Әхмәтҗанова

Чатыр тау түбәсендә син үзеңнең Раббыга якынайганыңны тоясың - М.Галиев Азнакайда туып-үскән танылган язучы Марсель Галиев Чатыр тауга 30 яшендә генә менгән.

(Азнакай, 13 июль, “Татар-информ”, Сания Әхмәтҗанова). Бүген Азнакай районында “Чатыр тауда җыен" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үткәрелә. “Чатыр тауда җыен” фестивалендә чит ил кунаклары, илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр, республика җитәкчелеге, Азнакайның танылган шәхесләре дә катнаша. Алар арасында  Азнакай районы Балтач авылында туып-үскән әдип - Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев тә бар.

“Татар-информ” хәбәрчесе Марсель Галиевтан Чатыр тау турындагы хатирәләрен сорашты.

“Гомер буе, капкадан чыгуга, Чатыр тау гел минем каршыда торды. Еракта. Башы киселгән Зәңгәр пирамида кебек булып. Урамга чыгуга, иң беренче Чатыр тауга күз сала идем – урынындамы, янәсе, - диде әдип. - Әле Чатыр тауга менеп тә карамаган килеш, 1977-78 елларда мин “Ул чакта” дигән повесть яздым.

Марсель Галиев повестьтан Чатыр тау турындагы юлларны искә төшерде: “Сәйәр гүя галәмәт зур җәнлек сыртыннан бара. Гасырлар буе йокымсырап яткан бу тау уяныр да торып кагыныр шикелле. Якыннан текә тау бөтенләй башкача икән бит. Түбәсендә, әз генә исеп куйган җилдән дә очып китәр шикелле, кылганнар тирбәлә”.

“Беренче тапкыр “Зәңгәр пирамида”га кайчан мендегез?” дигән сорауга әдип: “Бары 30 яшьләрдә генә. Дуслар белән. Әмма бер тапкыр менмәгән килеш тә дөп-дөрес тасвирлаганмын икән аны”, - дип җавап бирде.

“Яшьлек хисләре белән хәзерге, олпат яшьтәге тойгылар аераламы?” дигән сорауга Марсель Галиев: “Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп, син тарих хәтерен уятасың. Олыгайгач, Чатыр тау түбәсендә, бу биеклектән син үзеңнең Раббыга якынайганыңны тоясың. Ниндидер энергия алып китәсең, башкача корылып. Уй-хыялларга канат куяр өчен шушындый лаек биеклек кирәк. Җирсегән чакта Чатыр тауның җилен дә сагынасың. Күңелдәге юшкыннарны таратыр өчен Чатыр тау җиле кирәк", - дип, хисләре белән уртаклашты һәм Чатыр тауга багышлап язган яңа шигырьләренең берсеннән дүртьюллык та китерде:

Саумы, диеп каршылый ул,
Кочаклап ала җиле.
Тау гынамы - Туган җирнең
Кыйбласы, Шәмаиле!
 

  • Чатыр тау – Азнакай районының "визит карточкасы", Татарстанның иң биек ноктасы булып санала. Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале Азнакай муниципаль районы тарафыннан үткәрелеп килә. Быел ул 8 нче тапкыр уздырыла. Узган ел фестивальдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

  • Марсель Галиевның матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый. Бер төркем шигъри әсәрләре 1970 елда яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгына (“Беренче карлыгачлар”) кертелә, 1979 елда - “Еллар чалымы” исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган “Ул чакта” исемле проза китабы дөнья күрә. "Әдипләребез" белешмәлегендә (Казан, 2009) билгеләп үтелгәнчә, язучының туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә калку итеп гәүдәләндергән “Ерак урман авазы” романы, “Ак абагалар”, “Нигез”, “Алтын тотка” кебек лирик повестьлары һәм хикәяләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы буларак бәяләнергә хаклы.  

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10