ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Казанда яшен һәм көчле җил көтелә

12 июль 2018, 21:43

Төнлә Казанда +14-16 градус, көндез +23-25 җылы булачак.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ").  Иртәгә Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлары буенча, төнлә һәм көндез 13 июльдә республикада яшен, 15-20 м/с тизлек белән исүче җил көтелә. Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан булачак. 

Төнлә Казанда +14-16 градус, көндез +23-25 җылы булачак.

Татарстан буенча төнлә +11-16 градус җылы, көндез +21-26 градус җылы булуы көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10