ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Җәмгыять

Илдар Гыйльметдинов “Туган тел”не укучылар үзләре сайларга тиеш дип саный

12 июль 2018, 21:19 , Фото: Салават Камалетдинов

Илдар Гыйльметдинов “Туган тел”не укучылар үзләре сайларга тиеш дип саный Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе телләр турындагы закон проектына төзәтмәләләр буенча уртак карарга килүләре турында сөйләде.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов эшче төркемнең телләр турындагы закон проектына төзәтмәләләр кертү мәсьәләсе буенча фикер алышуы һәм уртак карарга килүләре турында сөйләде. Ул бу хакта “Татар-информ” корреспонденты белән сөйләшү барышында әйтте.

“Бездән (Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары – Т.-и. иск.) һәм безнең коллегалардан булган тәкъдимнәр дә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укыту программасының мәҗбүри өлешендә өйрәнүне саклап калуга юнәлдерелгән. Шул ук вакытта без ата-аналарның һәм укучыларның “Туган тел” кысаларында кайсы телне өйрәнәчәген сайлау хокукын тәэмин итәбез. Моннан тыш, рус телле балалар предмет буларак сайлый алсын өчен, шулай ук мәдәни үсеш өчен рус теле шулай ук туган тел булып тора”, - дип билгеләп үтте Гыйльметдинов.

Парламентарий фикер алышу вакытында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатларының Татарстан Дәүләт Советында әйтелгән фикерне җиткерүләрен әйтте.

“Элеккеге кебек үк, бүген дә шул ук эшче төркем кысаларында әлеге закон проектындагы үзгәрешләр буенча уртак карарга килергә килештек”, - дип ышандырды Илдар Гыйльметдинов.

Ул фикер алышкан төзәтмәләр текст формасында тормышка ашырылырга тиеш диде. Аны 19 июльдә Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты караячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10