ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Хезмәт министрлыгы пенсияләрне индексацияләү тәртибен үзгәртергә тели

12 июль 2018, 20:29

Хезмәт министрлыгы пенсионерның вәгъдә ителгән еллык пенсия үсешен тәэмин итү өчен пенсияләрне индексацияләү схемасын үзгәртү турында фикер алыша.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Хезмәт министрлыгы пенсионерның 12 меңгә кадәр вәгъдә ителгән еллык пенсия үсешен тәэмин итү өчен пенсияләрне индексацияләү схемасын үзгәртү турында фикер алыша. Бу хакта Ведомство башлыгы Андрей Пудов белдерүенә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

“Без пенсияләрне индексацияләү модернизациясе турындагы мәсьәләне карыйбыз. Ул вакытта пенсионерларның еллык кереме 12 меңгә кадәр үсү күздә тотыла”, - дигән Пудов Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты утырышында.

Хезмәт министрлыгы вәкиле сүзләренчә, Хөкүмәттә пенсия яше күтәрелгән очракта Россиядә уртача пенсия күләме елына 12 меңгә кадәр үсәчәк. Шулай итеп ул елына 168 меңнән 180 меңгә күтәреләчәк һәм индексация вакытларына бәйле булмаячак.

Хәзер пенсияләр 1 февральдән инфляция дәрәҗәсенә кадәр һәм 1 апрельдән пенсия фондына кергән керемнән чыгып индексацияләнә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10