ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Россия сегодня» баш мөхәррире Краснодарда дөнья чемпионаты узмаганга борчыла

12 июль 2018, 18:22 , Фото: Михаил Захаров

«Россия сегодня» баш мөхәррире Краснодарда дөнья чемпионаты узмаганга борчыла Аның фикеренчә, Краснодар стадионы Европаның иң яхшы стадионнары белән ярыша ала.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). «Россия сегодня» баш мөхәррире Маргарита Симоньян Краснодарда дөнья чемпионаты узмаганга борчыла. Аның фикеренчә, Краснодар стадионы Европаның иң яхшы стадионнары белән ярыша ала. Бу хакта ул бүген IT-паркта Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә үткән матбугат конференциясендә җиткерде.

“Чемпионатта канәгатьсезлек минем берәү генә. Россия футбол командасының чемпионаттан чыгып китүе исәпкә алынмый, чөнки беркем дә Россия барып җиткән урынына кадәр барып җитәр дип уйламады. Шуңа күрә бу канәгатьсезлек түгел, бу, киресенчә, шатлык һәм горурлык. Канәгатьсезлегем - Европаның иң яхшы стадионнары белән ярыша алырлык зиннәтле стадионы булган Краснодарның чемпионатны кабул итмәве", - диде Маргарита Симоньян.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10