ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов геолог һөнәрен бик затлы һәм катлаулы һөнәр дип атады

12 июль 2018, 17:42 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов геолог һөнәрен бик затлы һәм катлаулы һөнәр дип атады Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның 5 нче республика басу олимпиадасында катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның 5 нче республика басу олимпиадасында катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

  • Олимпиада балалар өчен «Солнечный» савыктыру лагеры базасында уза.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, олимпиада «Татнефть» ГАҖ һәм республиканың кече нефть компанияләре ярдәме белән уза. Бу эштә Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да актив катнаша.

«Яшь геологлар олимпиадасында, безнең белән бергә, илнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Кырымнан, шулай ук Казахстаннан, Белоруссиядән килгән командалар катнашуга без шатбыз. Минемчә, менә болай аралашу һәм өйрәнү рәвеше бик кызыклы. Бигрәк тә 75 ел элек сәнәгатьчә нефть чыгарыла башлаган урында. Ә бүген бу скважина – һаман да әле «1 нче номерлы» скважина һәм тәүлегенә тонна ярым нефть бирә», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, геолог һөнәре – бик затлы һәм катлаулы һөнәр. Кешеләр университетка кереп кенә геолог булып китмиләр – алар бу һөнәрне мәктәптән үк сайларга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың 33 база мәйданчыгында 400дән артык бала геология эшенә җәлеп ителә. Бу – үз һөнәрен аңлап сайлап алачак киләчәк нефтьчеләр.

«Сез сайлаган бу юлның бик мөһим булуына ышанам, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бөтен дөньяда алтын-валюта резервлары үзгәрә, бар да үзгәрә, әмма җир асты байлыклары һәм башка табигать байлыклары кала. Шуңа күрә сезгә зур өметләр баглыйбыз. Сезнең белем, сезнең зирәклек, сезнең тәҗрибә – безнең киләчәгебез, илнең киләчәге».

Аннары яшь геологлар каршында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин чыгыш ясадылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10