ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Татар-информ”да татар спорт журналистикасы турында сөйләшәчәкләр

12 июль 2018, 13:36

“Татар-информ”да татар спорт журналистикасы турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). 13 июль көнне, 12.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында спорт журналистлары: “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов, “Татарстан — Яңа Гасыр” телеканалының спорт тапшырулары баш редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятов, “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин һәм “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе Алисә Сабирова катнашында матбугат конференциясе узачак.

Очрашуда сүз татар гаммәви мәгълүмат чараларында спорт темасын яктыртудагы проблемалар хакында барачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10