ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президентына «Җир асты байлыклары мактаулы разведчигы» дигән исем бирелде

12 июль 2018, 13:21 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президентына «Җир асты байлыклары мактаулы разведчигы» дигән исем бирелде Рөстәм Миңнехановка әлеге исемне РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин тапшырды.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә оештырылган Нефть саммиты вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка «Җир асты байлыклары мактаулы разведчигы» дигән исем бирелде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент мактаулы исемгә РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы боерыгы нигезендә лаек булды.

Рөстәм Миңнехановка әлеге исемне РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин тапшырды.

  • 2018 елның беренче яртыеллыгында республика территориясендә нефтьчеләрнең 17,6 миллион тонна «кара алтын» чыгарды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10