ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда Чемпионат уеннарын оештыру һәм үткәрү буенча нәтиҗәләрне 19 июльдә ясыйлар

12 июль 2018, 13:12 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанда Чемпионат уеннарын оештыру һәм үткәрү буенча нәтиҗәләрне 19 июльдә ясыйлар Рөстәм Миңнеханов Дөнья чемпионатына нәтиҗә ясау буенча республика комитеты эшендә катнашырга ниятли.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казанда Чемпионат уеннарын оештыру һәм үткәрү буенча нәтиҗәләрне 19 июльдә ясыйлар. Республика комитеты эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашырга ниятли.

«Татарстан башкаласында Чемпионат уеннары үткәрелгән чорда (14 июньнән 6 июльгә кадәр) Казанга 300 мең турист һәм экскурсант килгән», - дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.

Җанатарлар һәм туристларның һәркайсы диярлек Казан Кремле белән танышкан. 250 мең кеше «Казан Арена» стадионында узган матчларны тамаша кылган.

«Татарстан Президенты Казанда Дөнья беренчелегенең югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте. Барлык хезмәтләрнең көйле эшләве уеннарны югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирде. Рөстәм Миңнеханов мундиальдә иминлекне тәэмин иткән хокук саклау органнарына аерым рәхмәт белдерә», - дип искәртте Лилия Галимова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10