ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Рәдиф Кашапов һәм "Чәк-чәк музее" җәяүле экскурсия тәкъдим итә

12 июль 2018, 12:24

Экскурсиядә татарларның йөз ел элек ничек яшәгәнлеге белән танышырга мөмкин булачак.
(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). 14 июль көнне Рәдиф Кашапов һәм "Чәк-чәк музее" җәяүле экскурсия тәкъдим итә. Бу турыда "Чәк-чәк" музее матбугат хезмәте  хәбәр итә.
 
Рәдиф Кашапов 19нчы гасыр ахыры һәм 20нче гасыр башында татар сәүдәгәрләре һәм аларның хатыннарының, муллалар һәм шәкертләрнең, язучылар һәм музыкантларның Казанда ничек яшәгәннәре турында сөйләячәк. Экскурсиядә барлык өлкәләр дә: сәүдәгәрлеклектән Җомга намазына, лекторийлардан лото уеннарына, велосипедлардан электрга кадәр чагылыш табачак, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10