ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кырымда мөселман балалар өчен җәйге лагерьлар эшли башлый

12 июль 2018, 11:17 , Фото: muslim.ru

Кырымда мөселман балалар өчен җәйге лагерьлар эшли башлый
Лагерьлар берничә урында оештырыла.
(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Кырым мәчетләрендә мөселман балалар өчен җәйге лагерьлар эшли башлый. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
 
Лагерьлар берничә урында оештырылачак. 16 июльдән 30 июльгә кадәр балалар Каменка микрорайонында ял итәчәкләр. 2 августтан 20 августка кадәр балалар лагере Малореченское авылында оештырылачак. 
 
Лагерьларга 6-15 яшьлек балалар кабул ителә. Аларга Ислам дине нигезләре өйрәтеләчәк, Коръән уку дәресләре биреләчәк. Кырым татарлары тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолаларына багышланган дәресләр, спорт ярышлары, эксурсияләр дә каралган, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10