ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов ТАНЕКОда керосин һәм дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмасын эшләтеп җибәрде

12 июль 2018, 10:05 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов ТАНЕКОда керосин һәм дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмасын эшләтеп җибәрде Керосинны гидрочистарту җайланмасының куәте елына – 500 мең, дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмасыныкы 1,6 миллион тонна тәшкил итә.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камадагы «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә керосин һәм дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмаларын эшләтеп җибәрделәр. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Тантанада катнашкан РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин әлеге җайланмаларны эшләтеп җибәрү Россия нефть эшкәртү комплексында импортны алыштыруга нигез булачагына ышаныч белдерде.

 Ð¦ÐµÑ€ÐµÐ¼Ð¾Ð½Ð¸Ñ открытия новых производств гидроочистки керосина 
и дизельного топлива АО "ТАНЕКО". 
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Моннан тыш, министр урынбасары ТАНЕКОда тупланган «тәҗрибә һәм компетенцияләрне» Россиянең барлык төбәкләренә тарату планнары хакында белдерде. ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үзенең сәхифәсендә аның чыгышыннан видео урнаштырган.

Тантанада шулай ук «Татнефть» компаниясе генераль директоры һәм директорлар советы әгъзасы Наил Маганов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

Церемония открытия новых производств гидроочистки керосина 
и дизельного топлива АО "ТАНЕКО". 
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Керосинны гидрочистарту җайланмасының куәте елына – 500 мең, дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмасыныкы 1,6 миллион тонна тәшкил итә. Аларны эшләтеп җибәрү ТАНЕКОга РТ, ТС-1, Джет А-1 маркалы авиация керосинын эшләп чыгаруны елына – 950 мең, ә «Евро-5» дизель ягулыгын 3 миллион тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә «Девон» мәгълүмат агентлыгы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10