ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Хорватия футбол буенча Дөнья чемпионаты финалында Франция белән уйный

12 июль 2018, 09:18

Англия җыелмасы өченче урын өчен матчта Бельгия командасы белән очраша.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Футбол буенча Дөнья чемпионатының Мәскәүдә узган ярым финал матчында Хорватия җыелмасы өстәмә вакытта Англия командасын 2:1 исәбенә отты. Шул рәвешле, 15 июльдә финалда Франция һәм Хорватия командалары очраша.

Хорватия футболчылары төркем этабында искиткеч яхшы чыгыш ясады, мөмкин булган 9 очко туплады һәм Аргентина җыелмасын 3:0 исәбе белән тар-мар итте.

14 июльдә Санкт-Петербургта Англия җыелмасы өченче урын өчен матчта Бельгия командасы белән очраша. 15 июльдә исә Мәскәүнең Лужники стадионында Франция - Хорватия матчында 2018 елгы дөнья чемпионы ачыкланачак.

Хорватия – Англия – 2:1 (0:1, 1:0, 0:0, 1:0). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10