ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗе районында яшәүче гаилә сезон башланганнан бирле 500 кг бакча җиләге саткан

12 июль 2018, 05:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе районында яшәүче гаилә сезон башланганнан бирле 500 кг бакча җиләге саткан Федераль программада катнашып откан 1,5 миллион сум грант акчасына киләсе елга мәйданны янә бер гектарга арттырачаклар.

(Әгерҗе, 12 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Касай авылында яшәүче Әхмәдиевлар гаиләсе узган ел сигез сутый мәйданда бакча җиләге (виктория) үстерү белән шөгыльләнә башлаган иде. Быел язга чыгуга алар, мәйданны арттырып, җиләкне тагын бер гектарда утыртканнар. Федераль программада катнашып откан 1,5 миллион сум грант акчасына киләсе елга мәйданны янә бер гектарга арттырачаклар, дип яза җирле басма.

Альберт–Әминә Әхмәдиевларның Казанда IT-лицейда укытучы булып эшләүче өлкән уллары Айнур һәм Ислам университетында белем алучы төпчекләре Искәндәр җәйге ял вакытында елның-елында йөзәр баш каз үстереп азмы-күпме керем ала торган булганнар. Узган ел Яшел Үзән районында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән танышкач Айнурда да әлеге эш белән мавыгу теләге туа. Голландиядән “Хоный“, “Альба“, “Еви-2“ сортларын кайтарталар. Җиләк үстерү технологиясен өйрәнеп эшкә керешәләр. Озын-озын түтәлләр ясыйлар, аның астына сугару җайланмасы урнаштыралар, эшкәртелгән туфрак өстен кара пленка белән каплыйлар. Араларын утызар сантиметр калдырып өч мең төп җиләк үсентесе утырталар.

– Җиләкне күчергәч, бер атна күп итеп су сибәргә кирәк. Аннан торбалар аша тамчылап сибелгәне дә җитә, – ди Айнур.

Узган ел “Еви-2“ сортыннан ике тапкыр уңыш җыялар Әхмәдиевлар. Гомумән, сигез сутыйдан җыелган җиләкне сатып аны үстерүгә киткән чыгымнарны каплыйлар. Көз көне туганнары ярдәме белән меңәрләгән мыекчаны аерым утырталар. Сигез сутый мәйданчык янындагы шуның кадәр үк участокны эшкәртеп, өч мең төп үсентене күчерәләр. Бүгенге көндә шушы 16 сутый җирдән көн саен дистәләгән кило җиләк җыялар Касай уңганнары.

– Әлегә иң күбе бер көнгә сиксән кило җиләк җыйдык, – ди Альберт абый.
Тәмле, сусыл, чип-чиста викторияләрне Сарапулга озаталар. Анда үзләренең сатып алучылары бар. Күрше-тирә авыл халкы да Әхмәдиевлар йортына тузан төшерми. Җиләкләрне мактый-мактый алып китәләр. Сезон башланганнан бирле 500 кило җиләк саткан бу гаилә.

Айнур белән Искәндәр ирешелгәннәрдә генә туктап калучылардан түгел. Бу очракта да ничек тә җиләк мәйданын арттыру турында хыялланалар. Ниһаять, инвестор табыла. Үзләренең өйләре яныннан кул сузымында гына бер гектар җирне алу бәхетенә ирешәләр һәм биредә иртә яздан эш башлыйлар Әхмәдиевлар. 230 метрлы биш теплицаның конструкциясен Ижауда яшәүче үзебезнең район егетләре җыялар. Аның өстен пленка белән яба да башлаганнар. Су сибәр өчен скважина да казыганнар. Әлбәттә, кызу эш чорында эшче куллар да ялларга туры килгән. Унлап хатын-кыз сигез көн буе җиләк үсентеләре күчергәннәр. Биредә хәзер Әлмәттән кайтыртылган “Монтерей“, “Еви-2“, “Санандрес“ һәм башка сортлар үсеп киләләр, диелгән район хәбәрендә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10