ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
В.Шәйхразиев “Сәләт”кә читтән килгән балалар белән татарча сөйләшү мөһим булуын әйтте
Татарстан башкаласында алдагы ял көннәрендә өч зур фестиваль узачак
Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышын үткәрә
Татарстан Президенты ВТБ банкы президенты-идарә рәисе урынбасары белән очраша
"Хозур ТВ" мөселман каналын Башкортстанда бүгенгә 17 мең кулланучы карый

Җәмгыять

Зөя утрау-шәһәре музее хезмәткәрләре чүлмәк ясарга өйрәтте

11 июль 2018, 19:39 , Фото: Салават Камалетдинов

Зөя утрау-шәһәре музее хезмәткәрләре чүлмәк ясарга өйрәтте Биредә чүлмәк ясау, агачтан бәйләү, кылыч белән сугышу мастер-класслары үтте.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген IT-паркта Зөя утрау-шәһәре музей-заповеднигы хезмәткәрләре кул эше осталары һөнәрләре белән таныштырдылар. Биредә чүлмәк ясау, агачтан бәйләү, кылыч белән сугышу мастер-класслары үтте.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Зөя шәһәр утравында чүлмәкче булып эшләүче Евгений Иванов белән чүлмәк ясау эше нечкәлекләре турында сөйләште. “Мин чүлмәкче булып 28 яшьтән бирле эшлим. Инде 31 ел рәттән чүлмәкләр ясыйм. Мин бу өлкәдә эшли башлаганда яхшы чүлмәкчеләр бик аз иде. Мин аларны эзләп, үзем дә шушы эшкә кереп киттем. Чүлмәк ясау нечкәлекләрен Түбән Новгородта өйрәндем”, - диде ул.

Евгений Иванов чүлмәкләрне ут булмау сәбәпле йомык күз белән ясый белүен әйтте. “Чүлмәкләрне йомык күз белән ясарга өйрәнәм әле дип, махсус күзләремне йомып өйрәнеп утырмадым. Мин эшләгән һөнәрханәләрнең берсендә гел утны өзәләр иде. Башта шәм куеп эшләдек. Соңыннан күз ияләнде. Мин яхшы технолог һәм яхшы чүлмәкче, шуңа күрә минем Зөя шәһәр утравында үз командам бар. Минем өчен бу эш хәзер инде бик җиңел”, - диде Евгений Иванов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10