ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлфия Авзалованың “Үзем турында” дигән китабы чыгачак

11 июль 2018, 19:24 , Фото: Султан Исхаков

Әлфия Авзалованың “Үзем турында” дигән китабы чыгачак Легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова әнисе белән бәйле истәлекләр туплый.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Тиздән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Афзалованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган яңа китап басылып чыгачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова хәбәр итте.

"Әнинең исемен мәңгеләштерү өчен аның белән бәйле истәлекләрне туплыйм. 1995 елда әни “Үзем турында” дигән китап чыгара, анда үзенең тормышы турында ачыктан-ачык яза. Мемуарлары Актанышта узган балачагы, әти-әнисе турындагы истәлекләрдән тора. Хәзер шул китапның эчтәлеген дәвам итәбез. Китап битләрендә әнинең туганнары, дуслары, күршеләре, кызлары һәм оныкларының хатирәләре бастырылачак. Әни безне күктән күзәтә һәм сөенеп ята торгандыр дип ышанып калам", - диде ул.

  • Китапны Әлфия Авзалованың фонды бастыра. Фонд 2009 елдан бирле эшли.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10