ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда вак таш төягән вагон рельстан чыккан

11 июль 2018, 18:06 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда вак таш төягән вагон рельстан чыккан Һәлакәт Тихоново станциясе янында Куйбышев тимер юлында булган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Татарстанда вак таш төягән вагон рельстан чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республиканың Менделеевск районында йөк поездының вагоны рельстан чыгуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 14.07 сәгатьтә хәбәр килгән.

Йөк поезды машинистына Менделеевск янгын сүндерү-коткару гарнизоны оператив төркеме ярдәм килгән, Бөгелмәдән икенче поезд килгән.

Гадәттән тыш хәл аркасында зыян күрүчеләр юк һәм башка поездлар гадәти расписание буенча хәрәкәт иткән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10