ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Буа районында чит ил машинасы, юл кырына төшеп китеп, урман полосасына кергән

11 июль 2018, 17:33 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Буа районында чит ил машинасы, юл кырына төшеп китеп, урман полосасына кергән Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Буа районында чит ил машинасы, юлдан төшеп китеп, урманга кергән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген көндез килгән.

“Шевроле Кобальт”автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән. Автомобиль агачка бәрелү аркасында нык җимерелгән һәм бер ягына ауган.

Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән. Ир-атның баш мие селкенгән һәм күкрәге имгәнгән. Хатын-кыз ике аягын имгәткән. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасында Буа Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Һәлакәт урынына 11нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән һәм җимерек автомобильнең аккумляторын сүндергәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10