ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Футбол буенча дөнья чемпионатында “Казан-Арена” стадионы ике матчта тулы булган

11 июль 2018, 19:09 , Фото: Михаил Захаров

Футбол буенча дөнья чемпионатында “Казан-Арена” стадионы ике матчта тулы булган Чемпионат кысаларында 57 мең җанатар паспорты бирелгән.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Футбол буенча дөнья чемпионатында “Казан-Арена” стадионы ике матчта тулы булган. Чемпионат кысаларында 57 мең җанатар паспорты бирелгән. Бүген бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.

“Стадион 42 мең 873 кешене сыйдыра. Франция-Аргентина һәм Бразилия-Бельгия матчларында стадионда бер буш урын да юк иде. Чемпионат кысаларында Татарстанда 57 мең җанатар паспорты бирелгән иде”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10