ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде
Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте
Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде
Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов
Мәскәү татар яшьләре "Йолдызлар яңгыры"на берләшә

Җәмгыять

Данис Шакиров федераль Сабан туенда төп призга бәйле низагка аңлатма бирде

11 июль 2018, 16:23 , Фото: Салават Камалетдинов

Данис Шакиров федераль Сабан туенда төп призга бәйле низагка аңлатма бирде Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле фикеренчә, билгеле бер төркемнең фикерен генә тыңлау дөрес түгел.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров Чабаксарда үткән федераль Сабан туенда баш батырга бирелергә тиешле төп приз – машинага бәйле гаугага аңлатмасын бирде. Бу хакта ул бүген IT-паркта Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә әйтте.

  • 7 июльдә Чабаксарда узган федераль Сабан туендагы көрәш бәйгесендә  төп приз - автомобиль абсолют батырга бирелмәде. Ул үз үлчәүләре буенча батыр калганнар арасында жирәбә буенча уйнатылды. Жирәбәгә Татарстаннан булган көрәшчеләр кертелмәде. Нәтиҗәдә, автомобиль баш батыр Муса Галләмовка түгел, үз үлчәвендә икенче урын алган Чувашстан көрәшчесе Ринас Сатдаровка бирелде.

“Сабан туеның иң төп нигезе, милли бизәге – татарча көрәш. Сабан туе нәрсә белән тәмамлана? Татарча көрәштә батырны билгеләү белән тәмамлана”, - диде Данис Шакиров.

“Сабан туе нәрсә белән тәмамлана?” - дигән сорауга кушылып, “Ватаным Татарстан” журналисты Илнар Хөснуллин: “Машина бүлү белән”, диде.

“Анысы – башка мәсьәлә, - диде Данис Шакиров. – Ул мәсьәлә буенча хәтта пресс-конференция дә уздырып була, чөнки төрле фикерләр бар. Билгеле бер төркемнең генә дә фикерен тыңлап булмый. Бүгенгә бу башка мәсьәлә”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10