ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чистайда Чулман елгасында ир-ат мәете тапканнар

11 июль 2018, 15:29 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чистайда Чулман елгасында ир-ат мәете тапканнар Полиция хезмәткәрләре бу кешенең шәхесен ачыклый.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Чистайда Чулман елгасында ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 номерына кичә, 10 июльдә, килгән. Бу хәл Чулман елгасының вак таш һәм ком бушата торган сул ярында булган.

Гадәттән тыш хәл урынына 67 нче янгын сүндерү-коткару часте һәм 3 нче зональ янгын сүндерү–коткару отряды хезмәткәре килгән. Коткаручылар һәм водолазлар елганың 120 кв метр төбен һәм 1,5 мең метр яр буен тикшергән.

Суда баткан ир-атның мәете бүген иртән ярдан 70 метр ераклыкта һәм 6 метр тирәнлектә табылган. Ир-атның үле гәүдәсен яр буенча чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Алар һәлак булучының шәхесен ачыклаячак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10