ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Әгерҗедә район башлыгы Кубогына футбол ярышлары башланды

11 июль 2018, 23:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә район башлыгы Кубогына футбол ярышлары башланды Ярышлар һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать 6да башлана.

(Әгерҗе, 11 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе стадионында кичә район башлыгы Кубогына футбол ярышлары башланды. Ул 4 август – Шәһәр көненә кадәр үткәреләчәк.

Быел ярышта катнашырга 13 команда теләк белдергән. Аның унысы – шәһәр, өчесе авыл командалары. Ярышлар һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать 6да башлана.

Ярышлар булган көннәрдә әгерҗелеләр ГТО нормаларын да тапшыра алалар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10