ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Йолдыз Шәрапова гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырдылар

11 июль 2018, 13:49 , Фото: sptatar.ru

Йолдыз Шәрапова гаиләсенә "Гаилә сүзе русча "7 мин" дип тәрҗемә ителә. Һәр гаиләдә 7 мин булырга тиеш!" – дигән Йолдыз Шәрапова.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырдылар. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

"Алдагы елларда Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән, бу медальне язучы Нәбирә Гыйматдинова һәм язучы Галимҗан Гыйльманов гаиләләре алган иде. Быел әлеге медальгә, Идарә карары белән, каләмдәшебез, балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Йолдыз Шәрапова гаиләсе лаек дип табылды", диелгән әлеге хәбәрдә.

Шулай итеп, Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән, Йолдыз Шәрапова гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален биргәннәр.

Йолдыз Шәрапова гаиләсендә биш бала үстерәләр. Алар җәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга вакыт табалар. Шәраповлар тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Без бергә" республика оешмасының да актив әгъзалары.

"Гаилә сүзе русча "7 мин" дип тәрҗемә ителә. Һәр гаиләдә 7 мин булырга тиеш!" – дигән Йолдыз Шәрапова. 

  • Россиядә 2008 елдан башлап 8 июльдә Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне 25 елдан артык бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән, Казан һәм Татарстан тормышында актив катнашкан парларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырыла.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10