ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда өч автомобиль бәрелешеп, ике кеше имгәнгән

11 июль 2018, 12:53

9нчы модельле “Лада” йөртүчесе һәм пассажиры Нурлат үзәк район хастаханәсенә озатылган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Нурлат районында өч автомобиль бәрелешеп, ике кешене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Нурлат – Биләр юлының 29нчы километрында Мамыково авылы янында 9нчы модельле “Лада” һәм Самара өлкәсе номерлары белән “Лада Гранта” кара-каршы бәрелешкән. Соңгысына арттан “Сузуки” килеп бәрелгән.

Мамыково авылы янгын сүндерүчеләре автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергән. 9нчы модельле “Лада” йөртүчесе һәм пассажиры җәрәхәтләр алган, аларны Нурлат үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10