ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Пассажирның хәле начарлану сәбәпле, аэробус Казанда төшеп утырырга мәҗбүр булган

11 июль 2018, 11:24

Самолет Уфадан Санкт-Петербургка оча торган булган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). А319 аэробусы пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Казанда төшеп утырырга мәҗбүр булган . Бу хакта “Казан” халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.

Уфадан Санкт-Петербургка оча торган самолет аэропортка бүген иртән 5 сәгать 31 минутта төшкән. Аның бортында 131 пассажир булган.

Зыян күрүчене Казан хастаханәсенә озатканнар. 6 сәгать 20 минутта самолет үз маршруты буенча хәрәкәтен дәвам иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10