ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Саба районы Тимершык авылында һәйкәл ачылды

11 июль 2018, 04:00

Участок вәкаләтлесенең эш урыны бинасы каршында Cовет милициясенең төп эш транспорты булган тарихи мотоцикл урнаштырылды.

(Саба, 11 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районы Тимершык авылында монументаль һәйкәл ачылды. Участок вәкаләтлесенең эш урыны бинасы каршында Cовет милициясенең төп эш транспорты булган тарихи мотоцикл урнаштырылды, дип яза җирле басма.

Быелның 5 июнендә Россия полициясе оештырылуга 300 ел тулды. Һәйкәл шушы уңайдан халыкка иң якын хокук саклау структурасы булган әлеге гаять җаваплы хезмәт, аның үткәне, тарихи эшчәнлеген чагылдыру максатыннан куелды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10