ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндәге туган як тарихы музеена 27 картина алып кайтканнар

11 июль 2018, 08:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешәндәге туган як тарихы музеена 27 картина алып кайтканнар Туймәт авылында туып үскән, бүгенге көндә отставкадагы подполковник Фәйзелхак Галимов туган як тарихы музеена бәясез бүләк ясаган.

(Чирмешән, 11 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы Туймәт авылында туып үскән, Лашман мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә отставкадагы подполковник Фәйзелхак Галимов туган як тарихы музеена бәясез бүләк ясаган. Озакламый аның 27 картинасы һәм агачтан кырып эшләнгән сыннары күргәзмә залында урын алачак, дип яза җирле басма.

Ул үзенең картиналарында туган ягының табигатен, авыл урамнарын сурәтләгән, ә скульптура әсәрләренең күбесе сугыш темасына багышланган.

Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә гомер итүче Фәйзелхак Хөсәен улы иҗат эшенә отставкага чыккач керешә, хезмәт иткән вакытта аның моңа вакыты да булмый. Ул әле үзенең тормыш юлы турында “Линия моей судьбы” дигән китап та язган. Фәйзелхак абыйның ир туганы Габделхак Галимовны халык шигырьләр язучы буларак та белә.

Фәйзелхак Галимов күп дистә картина ясаган. Ул туган як тарихы музее хезмәткәрләре белән элек тә элемтәдә булган. 86 яшьлек рәссам компьютер аша аралаша, Интернет белән дә дус. Картиналарын бүләк итәргә теләвен әйткәч, аларны Бөгелмәгә барып алганнар, ә күргәзмәне ачу чарасына ул үзе кайтырга ышандырган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10