ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районы “Ир-атлар сәламәтлеге” атнасы эстафетасын кабул итеп алды

11 июль 2018, 02:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешән районы “Ир-атлар сәламәтлеге” атнасы эстафетасын кабул итеп алды 2018нче ел Татарстанда “Ир-ат сәламәтлеге елы” дип игълан ителде.

(Чирмешән, 11 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). 2018нче ел Татарстанда “Ир-ат сәламәтлеге елы” дип игълан ителде. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ир-атлар һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы арасындагы аерма 11 ел тәшкил итә икән. Әлеге ел кысаларында республиканың Кама аръягы районнарында “Ир-атлар сәламәтлеге” атнасы эстафетасы игълан ителде. Ул Яңа Чишмә районында башланып китте. Бер атнадан соң алар әлеге эстафетаны Чирмешән районына тапшырды, дип яза җирле басма.

“Сәламәтлек” әләмен Яңа Чишмә районы үзәк больницасы баш врачы Рәфис Вафин җитәкләгән делегация район вәкилләренә Яшьләр мәйданчыгында безнең район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Мирзинга тантаналы шартларда тапшырдылар.

-Атна дәвамында район үзәгендә бик күп чаралар оештырдык, - ди Рәфис Салихҗан улы. -Оешмаларга барып, ир-атлар белән очрашулар уздырдык, эш урыннарда ук аларның мөмкин булганча сәламәтлекләрен тикшердек: кан басымнарын үлчәдек, анализлар алдык, хәтта кырда эшләүче механизаторлар янына да чыгарга мөмкинлек таптык. Бу эшне ел дәвамында алып барырга ниятлибез.

Безнең районда 9276 ир-ат гомер кичерә, шуларның 5655се – хезмәткә яраклы яшьтә.

2017нче елны районда хезмәткә яраклылык яшендәге 57 кеше вафат булган, шуларның 9сы - хатын-кызлар, калганнары – 48е - ир-атлар. 2016нче елда үлгән 68 кешенең 5се - хатын-кыз, 63се - ир-ат. 2015нче елны 60 кеше гүр иясе булган, шуларның 8се - хатын-кыз, 59ы - ир-ат. 2014нче елны 78 кешенең 9сы - хатын-кызлар, 69ы - ир-ат.

Табиблар әйтүенчә, ир-атлар чиренең төп проблемасы – кан тамырларына зыян килү. Тәмәке тарту, алкоголь, дөрес тукланмау - болар барысы да ир-атлар сәламәтлегенә зыян китерә. Ләкин күпчелек медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүдән баш тарта. Шуңа да медиклар үзләре көчле затлар янына барырга булганнар, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10