ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Теләчедә Яшьләр бәйрәмендә уңышка ирешкән укучыларны бүләкләделәр

11 июль 2018, 01:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә Яшьләр бәйрәмендә уңышка ирешкән укучыларны бүләкләделәр Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Галеев ачып җибәрде.

(Теләче, 10 июль,  “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы ял паркында ел саен яшьләр көнен билгеләп узу матур гадәткә кереп бара. Бәйрәм яшьләр арасында популяр булган футбол, волейбол ярышы белән башланып киттте. Бәйгедә катнашырга дип күрше Саба районыннан да команда килгән иде. Спорт ярышларында яшьләр яратып уйнады, мәйданчык янына җанатарлар да күп җыелды диелә район хәбәрендә.

Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Галеев ачып җибәрде. Ул яшьләргә, чарага килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Чара барышында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан нәкъ менә шул көнне үзләренең никахларын теркәгән, ике бала үстерүче Теләче авылыннан Әскәровлар, Алексеевлар гаиләсе, спорт өлкәсендә югары уңышларга ирешкән яшьләр, ГТО нормаларын бик яхшыга тапшыручылар да сәхнә түренә чакырылды. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре укуда югары уңышларга ирешкән егет –кызларны, аларның мөгәллимнәрен, әти–әниләрен сәхнә түрендә хөрмәтләү булды. Зур тормыш юлына аяк атлаучы яшьләрне Артем Галеев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова тәбрик итте.

Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде.

Җыр- моң яратучылар район үзешчәннәре катнашында оештырылган концертны тамаша кылды. Соңыннан, ачык һавада зур экран аша турыдан–туры футбол уеннарын карау мөмкинлеге тудырылды, диелгән район басмасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10