ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Калининград Сабан туенда Литва татарлары катнашкан

10 июль 2018, 20:35 , Фото: соцсети

Калининград Сабан туенда Литва татарлары катнашкан
Калининград өлкәсенең Романово бистәсе янында Сабан туе уздырылган.
(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Калининград өлкәсенең Романово бистәсе янында Сабан туе уздырылган. Аны "Кардәшләр" иҗтимагый оешмасы үткәргән. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйрәмдә Татарстан һәм Литвадан делегация катнашкан. 
 
"Татарстан Республикасының танылган артистлары катнашында узган концерт кунакларны сәхнә яныннан җибәрмәде. Спорт ярышлары һәм күңелле конкурслар үткәрелде. Колгага менү, капчык белән сугышу, су тулы чиләкләр белән йөгерү, аркан тарттышу, кашыкка йомырка куеп чабу берәүне дә битараф калдырмады", - диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10