ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе районында яшәп иҗат итүче шагыйрә юбилеен дуслары белән үткәрде

10 июль 2018, 22:00

Әгерҗе районында яшәп иҗат итүче шагыйрә юбилеен дуслары белән үткәрде Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшәп иҗат итүче, Татарстан, Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Әлфирә Низамовага 65 яшь тулды.

(Әгерҗе, 10 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшәп иҗат итүче, Татарстан, Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы, бик күп премияләр иясе, биш китап авторы Әлфирә Низамова 65 яшьлек юбилеен иҗатташ дуслары, туганнары һәм авылдашлары белән бик җылы итеп уздырды, дип яза җирле басма.

30 елга якын Исәнбай Мәдәният йортын җитәкләгән, бик күп матбугат басамалары белән иҗади элемтәдә яшәүче Әлфирә ханымны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева тәбрикләп район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев күптән лаеклы ялда булса да, авылда чаралар уздырганда һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, матур идеяләр тәкъдим итүче Әлфирә Абзал кызына олы рәхмәтен белдерде. Күп еллар кулга-кул тотынып эшләгәне, һәрвакыт тирән мәгънәле язмалар, шигырьләр җибәреп торганы, фикер-тәкъдимнәр җиткергәне өчен “Әгерҗе хәбәрләре“ һәм “Яңарыш“ газеталары хезмәткәрләре дә Әлфирә ханымга алга таба да иҗатының гөрләп чәчәк атуын теләделәр. Әлмәттән килгән шагыйрә Клара Булатова, Воткинскидан Гөлфия Исхакова да иҗатташ дусларына изге теләкләрен җиткерделәр.

Бу көнне сәхнәдә Әлфирә ханымның шигырьләре яңгырады, артистлар аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Исәнбай “сандугачлары“ Зөбәйдә Сәйфетдинова, Рамил Мухъгалин, Ләйсән Хәбирова, Әлфия Каерова, Зөлфия Муллина, Девәтернәдән Фәнис Арсланов җырларын тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. Исәнбайдагы “Ак калфак“ оешмасы әгъзалары, Фәтхия Зарипова, Фәридә Җәмилева, Гүзәлия Исмәгыйлева каләмдәш дусларын шигъри тәлгәшләр белән котладылар. Гаиләсе, балалары, оныклары да, Әлфирә ханымга тирән рәхмәтләрен җиткереп, теләкләр яудырдылар.

– Мин гаиләм, дусларым белән бәхетле. Сез исән-сау, янәшәмдә булганда мин әле иҗат итәчәкмен, – диде шагыйрә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10