ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Казан ярминкәсе” ювелир эшләнмәләр күргәзмәсенә чакыра

10 июль 2018, 18:50 , Фото: архив/Рамиль Гали

“Казан ярминкәсе” ювелир эшләнмәләр күргәзмәсенә чакыра “ЮвелирЭкспо.Казан” күргәзмәсендә Россиянең 14 төбәгеннән һәм 30 шәһәреннән зәркән остаханәләре катнаша.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). 11-15 июльдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге башкала халкын һәм шәһәр кунакларын “ЮвелирЭкспо.Казан” зәркән эшләнмәләр, кыйммәтле, ярым кыйммәтле ташлар һәм аксессуарлар күргәзмәсенә чакыра. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

“ЮвелирЭкспо.Казан” күргәзмәсе "Казан ярминкәсе"нең 3нче һәм 4нче павильоннарында урнашкан. Күргәзмә эшендә Россиянең 14 төбәгеннән һәм 30 шәһәреннән катнашучылар була. Биредә Россиянең танылган һәм мәртәбәле зәркәнчеләре, шулай ук Казаннан зәркән заводы һәм фабрикалары, салон һәм остаханәләре катнаша.

”Jewelry Fashion. Kazan” модалы зәркән бизәнү әйберләрен тамашачыларга тәкъдим итү чарасы күргәзмәне бизәп торачак. Мода күрсәтү чарасының режиссеры - Европа дәрәҗәсендәге дизайнер Надежда Әюпова. Модалы зәркән бизәнү әйберләрен күрсәтү 11 июльдә һәм 13 июльдә булачак.

  • Россиянең төрле төбәкләреннән килгән зәркәнчеләр арасында Кострома, Мәскәү, Приволжск, Каспийск, Ростов, Екатеринбург, Якутск, Казан һәм башка шәһәрләрдән катнашучылар булачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10