ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Саратов янындагы авариядә һәлак булган Татарстан шоферының алты яшьлек кызы үлгән

10 июль 2018, 17:00 , Фото: wolsk.ru, pro-volsk.ru

Саратов янындагы авариядә һәлак булган Татарстан шоферының алты яшьлек кызы үлгән Алты яшьлек кыз бала гомере өчен табиблар ике атна көрәшкән.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Саратов янындагы авариядә һәлак булган Татарстан шоферының алты яшьлек кызы үлгән. Бу хакта “Вести KAMAZA” хәбәр итә.

“Татар-информ” 20 июньдә Сызрань - Волгоград федераль трассасында - Вольский районында берничә машина катнашында авария булганлыгын хәбәр иткән иде. Дагыстан номерлары белән «Вольво» йөк машинасы 61 яшьлек ир-ат идарә иткән «ГАЗель» автомобиле белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән. «ГАЗель» каршы як полосага чыгып, Татарстаннан килгән «Рено» автомобиленә бәрелгән. Француз автомобилен йөртүче 38 яшьлек ир-ат урында ук һәлак булган. Хатынының башы һәм биле җәрәхәтләнгән, кызларын исә башына нык зыян килеп, хастаханәгә озаткан булганнар.

Аңсыз хәлдәге кыз баланы район хастаханәсеннән Саратовка күчергәннәр. Бала гомере өчен табиблар ике атна көрәшкән, әмма аны коткарып кала алмаганнар.

Басма мәгълүматлары буенча, “Вольво” йөртүчесенә саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча гаеп белдерелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10