ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды
Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Разил Вәлиев: Татар телен өйрәнеп, Татарстанның Президенты була аласың

10 июль 2018, 16:21 , Фото: Салават Камалетдинов

Разил Вәлиев: Татар телен өйрәнеп, Татарстанның Президенты була аласың Депутат татар телен укып, кем була аласың дигән сорауга җавабын әйтте.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар телен укыган кеше Татарстан Президенты булырга мөмкин. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бүген туган телләрне укыту буенча закон проекты турында сөйләгәндә шулай дип белдерде. Депутат “Корстон" комплексында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында катнашты.

Разил Вәлиев татар милләтен, мәдәниятен, сәнгатен кадерләп саклауда татар теле укытучыларын таяныч дип бәяләде. “Миңа еш кына ата-аналар “татар мәктәбендә укып, кем булып була инде, татар теле кемгә кирәк ул” дип сорау бирә. Мин аларны тыңлап-тыңлап тордым да, “татар мәктәбендә укып, бүгенге көндә Татарстанның Президенты булып була” дидем. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Актаныш районының чеп-чи татар авылы Пучыда татар мәктәбендә укып, Россия Герое һәм Татарстанның беренче Президенты булды. Монда һич кенә дә мескенләнергә, дәрәҗәбезне төшерергә ярамый”, - ди Разил Вәлиев.

Депутат әйтүенчә, Татарстанда рус теленә хөрмәт зур. “Татарстанда рус телен белмәгән кеше юк. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча да, Татарстан бөтен Россиядә иң алдынгы урыннарда бара. Әйткәнемчә, бездә рус телен укыту проблемасы юк. Аны кемнәрдер уйлап тапкан икән, бу инде алар намусында. Дәүләт теле булу өстенә рус телен ана теле буларак та укытуны хуплыйбыз, әмма ләкин һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш”, - ди.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10