ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Милли шура рәисе чит өлкәләрдә татар телендә укытуга мохтаҗлык булуын әйтте

10 июль 2018, 15:54 , Фото: Салават Камалетдинов

Милли шура рәисе чит өлкәләрдә татар телендә укытуга мохтаҗлык булуын әйтте Милли автономияләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары кирәклеге һәрвакыт күтәрелә торган сорау, дип белдерде Васил Шәйхразиев.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия төбәкләрендәге милли автономия җитәкчеләре һәрвакыт татар телендә укыту мәсьәләсен һәм укытучылар җитмәвен әйтә. Татарстан Премьер-министры урынбасары – Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында шулай дип белдерде.

“Без съездга проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен җыелдык. Дәүләт Думасында туган телләрне укыту мәсьәләсендә эш бара. Соңгы елларда бөтен татар халкын гына түгел, бүтән милләтләрне дә борчыган проблемаларның берсе ул. Татарлар дигәндә, Россиядә 5 млн артык татар бар, шуның 2 миллионы Татарстанда яши. Без төрле өлкәләргә, чит илләргә йөрибез. Иң беренче итеп: “Безнең тел белән нәрсә булыр икән”, - дип сорау бирәләр”, - диде Васил Шәйхразиев.

Ул күптән түгел Казахстанга баргач, җирле татарлар белән очрашуда шул мәсьәлә күтәрелүен әйтте. Милли Шура рәисенә татар теле укытучылары кирәклеген әйткәннәр. “Президентыбыз шундый бурыч куйды: өлкәләрдә, чит илләрдә оешма җитәкчеләре “безгә татар теле һәм әдәбияты укытучылары кирәк” дигән сорау белән чыгалар икән, аларны заявка белән җибәрергә. Бу автономияләрдә һәрвакыт күтәрелә торган сорау. Бер ай эчендә регламент ясап, финанс ягыннан сорауларны җайга салсак, автономия җитәкчеләренә дә, балаларга да, ата-аналарга да җиңел булачак”, - ди Милли шура рәисе.

Татарлар кайда гына яшәсә дә, балаларын татар балалар бакчаларына, татар мәктәпләренә бирәселәре килә, ди ул. “Әле 2-3 ай элек кенә Нижневартовскида бер мәктәптә татар сыйныфын ачтык. Хәзер менә икенче сыйныфны ачарга әзерләнәбез. Безнең төп бурыч – әти-әниләр белән эшләү. Аларның кайберләре “безгә татар теле кирәк булмас” дигәнрәк сүзләр дә әйтә, шуңа күрә 1 сентябрьгә балаларны җыйганда, әти-әниләрнең актив булуы кирәк. Законга гына ышанып, әти- әниләр, әби-бабайлар бергә эшләмәсәк, көтеп утырсак, бернәрсә дә килмәячәк”, - дип белдерде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10