ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды
Синоптиклар Татарстанда җил көчәячәк дип кисәтә
Башкортстанның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядән гастрольләрдән кайтты
Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе аягын сындырган
Тукай районында яшәүче кыз керәшен җырларын иң яхшы башкаручы булып танылды

Дин

Уфада узган Коръән укучылар бәйгесендә 150 бала катнашкан

10 июль 2018, 14:17 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Уфада узган Коръән укучылар бәйгесендә 150 бала катнашкан Кунаклар арасында ислам бизнесының күренекле вәкиле, Алинә Кабаеваның әтисе Марат Кабаев та булган.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Уфаның «Ихлас» мәчетендә узган Коръән укучылар бәйгесендә 150 бала катнашкан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Чара Башкортстан Ислам бизнесы ассоциациясе башлангычы белән оештырылган. Катнашучылар арасында Уфада яшәүчеләр генә түгел, Одесса, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан килгән кунаклар да бар.

Конкурс Оренбург мөселман дини җыелышының 230 еллыгы, шулай ук башкорт халкының мәшһүр дин һәм җәмәгать эшлеклесе Зәйнулла Рәсүлевның тууына 185 ел тулуга багышлап үткәрелгән. Кунаклар арасында ислам бизнесының күренекле вәкиле һәм Алинә Кабаеваның әтисе Марат Кабаев та булган.

«Минем туганнарым, нигездә, Дүртөйле районында яши. Дин тотучыларның саны елдан-ел күбәя бара һәм моңа шатланмый мөмкин түгел. Иман күп нәрсәне үзенә сыйдырган: ул тәрбия дә, өлкәннәргә карата хөрмәт күрсәтү дә», - диде Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе җитәкчесе, Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Марат Кабаев. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10