ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Буада сигезенче мәчеткә нигез ташы салынды

10 июль 2018, 13:52

Килгән кунаклар мәчетнең тиз арада төзелүен, халыкка озак еллар хезмәт итүен һәм буш тормавын теләде.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»).  Кичә Буада сигезенче мәчеткә нигез ташы салынды. Бу хакта Татарстанның Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Коръән уку белән башланды. Һәр килгән кунак тәбрикләү сүзләре җиткерде, мәчетнең тиз арада төзелүен, халыкка озак еллар хезмәт итүен һәм буш тормавын теләделәр. Мәчет нигезенә барып тәкъбирләр әйтелде.

Тантанада район башлыгы Азат Жәббаров, башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камаретдинов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Казанның 1000 еллык мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиганшин, татар конгрессы вәкиле Фәрит Мифтахов, мәчет имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Вәлиуллин, бистәдә яшәүче мәхәллә халкы, Буа районы һәм авылларыннан хәзрәтләр катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10