ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Яндекс.Еда сервисы эшли башлады

10 июль 2018, 12:26

Әлеге сервис ярдәмендә өйгә яки офиска әзер ризыкларга заказ бирергә мөмкин.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казанда Яндекс.Еда сервисы эшли башлады. Әлеге сервис ярдәмендә өйгә яки офиска әзер ризыкларга заказ бирергә мөмкин. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ризыкка сайтта яки iOS һәм Android өчен мобиль кушымтада заказ бирергә була. Сатып алынган ашамлыкка банк картасы яисә кулдагы акча белән түләргә мөмкин.

Казанда Яндекс.Ед сервисына 60ка якын пиццерия, гриль-бар, кофейня һәм гастрономик ресторан тоташкан. Рестораннар саны даими рәвештә арта бара. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10