ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Лаеш районында тагын бер технопарк ачарга җыеналар

10 июль 2018, 11:00

Технопаркта ICL компаниясе офислары белән «Иннополис» махсус икътисади зонасының башка резидентлары да урнашачак.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районындагы махсус икътисади зона территориясендә тагын бер технопарк ачарга җыеналар. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип әйтте.

«Без тагын бер технопарк төзү өчен өстәмә акча җәлеп итәргә ниятлибез. Алдагы ике елда Лаеш районындагы махсус икътисади зона территориясендә икенче технопарк сафка басар дип өметләнәм», - диде министр.

Лаештагы мәйданчыкның төп үзенчәлеге шунда: биредә барлык биналар да шәхси инвестор - ICL компаниясе хисабына төзелгән. 2016 елның августында ул махсус икътисади зона резиденты статусын алган, 2018 елда исә гомуми мәйданы 13 295 квадрат метр тәшкил иткән 8 катлы бина торгызган. Биредәге 1200 эш урынының 700е тулган инде.

Технопаркта ICL компаниясе офислары гына түгел, «Иннополис» махсус икътисади зонасының башка резидентлары да урнашачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10